27 апрель 2022 яңалыклары
-
Яхшы йоклау өчен оекбаш киеп ятыгыз
Белгечләр яхшы йоклау өчен оекбаш киеп ятарга киңәш итә. Оекбаш киеп йоклау мәсьәләсе һәркемдә бәхәс тудырыр.
-
Баулылы район газетасы килүен түземсезлек белән көтә
“Хезмәткә дан” газетасын озак еллар дәвамында яздыручы райондашларыбыз бихисап. Ә менә Баулыда яшәүче Рим Хисамиев район газетасы белән 2009 елда, Оренбург өлкәсе Абдулино районыннан күченеп килгәннән соң, таныша. Шул еллардан бирле ул газетаның тугры дусты.
-
Татарстан сулыкларында ел башыннан бирле алты кеше батып үлгән
Татарстан сулыкларында быелның башыннан бирле алты кеше батып үлгән. ТР Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
-
Баулы нефтьчесе дәүләт бүләгенә лаек булды
Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан, Казан Кремлендә бер төркем татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы дәүләт бүләкләре тапшырганнар. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз да бар.
-
Баулылы Мөхтәрәмә Сәйфуллина: “Шатлыклы да, сагышлы да Бөек Җиңү көне”
Быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел тула. Ничәмә-ничә еллар үтсә дә бу дәһшәтле вакыйгалар шул чор шаһиты булганнар һәм аларның балалары, оныклары күңелләрендә кайтаваз булып яңгырый. Баулыда яшәүче Мөхтәрәмә Сәйфуллина да үзенең әтисе Дәүләтгәрәй Сәхибгәрәй улы хакында безгә сөйләде.
-
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете вакыты билгеле
2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
-
27 апрельгә сынамышлар
Бүген хезмәттәшегезнең утыргычына утыра күрмәгез!
-
Баулы укучылары җиңел атлетиканы сайлый
Спорт ел әйләнәсе туктаусыз шөгыльләнгән очракта гына яхшы нәтиҗәләр бирә. Баулы укучыларына елның теләсә кайсы вакытында да спорт белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр ачык. Без “Трехгорка” тирәсендә җиңел атлетика буенча тренер Фәнил Төхбәтуллин җитәкчелегендә әлеге спорт төрен үз итүче укучылар белән очраштык.
-
Авыз куышлыгында яман шеш нидән башлана?
Бүген яман шешнең 100дән артык төре билгеле. Шуларның берсе – авыз куышлыгындагы яман шеш. Авыруның бер билгесе – телнең оюы. Кызганыч, күпчелек очракта аның сәбәбен теш авыртуы белән бәйлиләр.